Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

Татарстан Республикасы.Дәүләт символлары-флаг.

1937 нче елгы төп закон буенча ТАССР флагы таяк янындагы почмагына “РСФСР. Татарская АССР”дип язылган кызыл тукымадан торган. 1954 нче елда РСФСР флагы үзгәрү сәбәпле, 1991 елның 29 ноябренә кадәр Татарстан РСФСР ның флагы астында йөри. Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән 1991 нче елның 29 ноябрендә кабул ителгән Дәүләт флагы - горизонталь юнәлештә яшел, ак, кызыл төсләрдән торучы турыпочмаклык. Өстәге полоса – яшел,астагысы – кызыл, ике арада - таррак ак полоса. Ул флагның 1/15 өлешен тәшкил итсә, яшел һәм кызыл төсләр тигез: флагның 1/7 әр өлешен алып торалар. Флагның иңе белән буе 1:2 чагыштырмасында. Дәүләт флагының авторы – рәссам Т.Г.Хазиахметов. Һәр дәүләтнең үз рәсми символлары – Герб, Флаг, Гимны була. Үз илен яратучы һәрбер гражданин Дәүләт символларын, аларның тарихын белергә, аларга хөрмәт белән карарга тиеш. Дәүләт символлары – безнең тарихыбыз ул. Үз тарихыңны өйрәнү – әхлаклы шәхес, Ватанын яратучы чын ватанпәрвәр тәрбияләүнең нигезе дә.

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!
Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живет в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан!