Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#Бөек Җиңүгә-75ел

 Батыршин Вагыйз Хәмзә улы 1918 нче елда Митрәй авылында туа. Башлангыч белем алганнан соң,күмәк хуҗалыкта эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. I,II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены,Кызыл Йолдыз ордены,ике тапкыр "Батырлык өчен" медале,"Японияне җиңгән өчен","Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә. 1947-1956нчы елларда Ишкәйдә колхоз рәисе,соңрак "Чапаев" исемендәге хуҗалыкта җитәкче булып эшли. 1956-58нче елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында оештырылган курсларда укый. Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Авыл халкы тырыш җитәкчесен онытмый,аның хуҗалык өчен башкарган изге эшләрен һәрчак истә тота. Узган елларда Митрәй авыл мәдәният йорты бинасына тырыш,уңган җитәкче хөрмәтенә Истәлек тактасы да куелган иде.