#нефтьчеләряшиАзнакайда
Азнакаем-туган җирем.
Азнакаем-туган җирем
Татарстан-минем илем.
Туып-үстем шул төбәктә,
Шунда калам киләчәктә.
Болыннарың,чишмәләрең,
Тора күз алларымда.
Туган җирдә әти-әни,
Энем,сеңлем,туганнарым-
Гел минем яннарымда.
Чатыр тавыңа карап,
Сокланып куанабыз,
"Безнең горурлыгыбыз",-дип
Һәркайда мактанабыз!
Азнакаем-нефтьле як,
Кара алтын төбәге.
Тагын да яхшырак булсын
Районның киләчәге.