Камышлинская сельская библиотека - филиал № 16
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-16/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423324, Азнакаевский район, с.Камышлы, ул. Молодежная,38.

#БиблиотекиАзнакаево

 Камышлы авылында китапханә сугышка кадәр булган.1938-1940нчы елларда салам түбәле кечкенә генә йортта китапханә оештырганнар. Ул вакытта китапханәдә 100 данә чамасы китап булган.Иң беренче китапханәче,җиде класс белемле Ахмадиев Әлим абый эшләгән. 1941нче елда Ватан сугышынның беренче көннәрендә үк сугышка китә.Ул сугышка киткәч  күпмедер вакыт Рәхимә апа эшләгән. 1944-1947нче елларда Нәсимә апа эшләгән.Агротехник булып эшләүче Калимуллин Нәбиулла Казанда авыл хуҗалыгы выстовкасында катнаша,димәк игеннәрдән мул уңыш алган өчен,колхозны 2000данә китап белән бүләклиләр. Бу зур бүләк була авыл халкына. Китапханә тулылана,китап укучылар арта. Китапларны кулдан-кулга йортеп укыйлар. 1947нче елда Балан-Бүләк кызы 1922нче елгы Рәшидә апа Идрисова Камышлы китапханәсенә эшкә керә. Рәшидә апа 30 ел китаплар дөньясында хезмәт куя. 1977нче елда лаеклы ялга чыга. Аның урынына 1977нче елда Чалпы авыл кызы Салимгареева(Баязитова) Фәридә апа, Камышлы авыл китапханәсенә эшкә килә. 1981нче елда Фәридә апа Азнакай үзәк китапханәсенә эшкә китә.40 елдан артык китапханәдә эшләп лаеклы ялга чыга.1981-1989нчы елда Закирова Люция китапханәдә эшли башлый. 1989нче елда Хайруллина Зәбирә эшли башлый. 1993нче елның сентябрь аеннан мин Гимадиева Рузалия Рашат кызы авылыбызның китапханәсендә эшлим.Бүгенге көндә китапханәдә 4848 китап бар,14 төрле газета-журналлар алабыз. Ирекле һәм Бүләк авылларына да китаплар алып барам.Китап укучылар өчен бөтен уңайлыклар тудырылган.