Какре-Елгинская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423320, Азнакаевский район, с.Какре-Елга, ул. Советская, 23а.

"Китаплы кич"

Балалар шагыйрәсе Йолдыз (Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова) 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы әнисе белән әбисе тәрбиясендә уза. 1979 елда Яңа Тинчәле урта мәктәбен тәмамлап, укуын Казан университетының филология факультетында дәвам иттерә. 1984 елда университетны уңышлы тәмамлап чыккач, бераз «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр, аннан Биектау район газетасында корректор булып эшли. 1986 елдан ул «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында эшләде. Хәзер «Шәһри Казан» газетасында хезмәт куя.