Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

#Җиңүбәйрәме

 Ирекле авылының уртасында урнашкан һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Шулай ук шушы авылда гомер итүче тыл ветераны Надыршина Энҗүдә апаны котлап, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм белән авылдашлар да бик матур теләкләр җиткерделәр. Әби- бабасына кунакка кайткан балалар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр.