Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

"Мәңге яшә, Татарстаным!"

1990 елда Татарстан дәүләт шурасы республиканың мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итте. Хәзер бу датаны кемдер Республика көне, кемдер Шәһәр көне дип атый. Нигездә аның асылы үзгәрмәде. Халык әлеге бәйрәмне дуслык, туганлык, бердәмлек көне буларак билгеләп үтә. Илбәк авыл китапханәсендә "Мәңге яшә, Татарстаным!" исемле аңлатма сәгате үткәрелде. Балалар белән Татарстан республикасы турында сөйләшү алып барылды.