Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

#Гафифә Гаффарова- 75 яшь

Гафифә Салих кызы Гаффарова 1948 елның 2 августында Азнакай районы Тархан авылында туган. Тархан башлангыч, Мәсгут сигезьеллык мәктәбендә, Азнакай интернат мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта, аннары Урта Азия якларына китеп, мамык заводында эшли. Азнакай юл төзү идарәсендә эшче, «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсендә буяучы булып эшли. Кичке мәктәптә урта белем ала. Сарман районы Җәлил эшчеләр бистәсендә яшәп, иҗат итә. Шигырьләрен 12 яшеннән яза башлый һәм «Маяк» газетасында бастыра. «Гөлстан» әдәби түгәрәгенә йөреп, каләмен чарлый. «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе оешканнан бирле (32 ел), актив иҗатчы. 4 китап авторы, берничә җыры бар. Шигырьләр, җырлары «Җәлил чаткылары», «Сарман», «Азнакай тамчылары», «Азнакай», «Җилләр җилкәне», «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь», «Җиде җил дуенында», «Чаткылардан кабынган ялкын», «Балаларга бүләккә», «Каеннардай якты булсын», «Гөлстан - иҗатчылар учагы» альманахларында, төрле газета-журналларда басылды. Районның С. Рәфыйков премиясе лауреаты.