“Сугыш турында укыйбыз”
Башлангыч сыйныф укытучысы Имамова Рәмзия Ибраһим кызы һәм укучы балалар белән китапханәдә “ Сугыш турында укыйбыз” исемле кычкырып уку сәгате үткәрелде. Иң беренче итеп Бөек Ватан сугышы турында сүз алып барылды. Балалар үзләренең сугышта һәлак булган бабалары- әбиләре турында сөйләделәр. Аннары герой пионерлар турында сүз алып барылды. Соңыннан китапханәдә сугыш турындагы “ К.Симонов “ Сын артиллериста “, Э.Казакевича “ Звезда”китапларын кычкырып укыдык.