Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

“Беренче космонавт”

Сыйныф җитәкчесе Имамова Рәмзия Ибраһим кызы һәм укучы балалар белән китапханәдә “Беренче космонавт” исемле кычкырып уку сәгате үткәрдек. Иң беренче итеп космос  турында сүз алып бардык. Балалар ничек итеп космосны ягьни галәмне күз алдына китерәләр. Галәмдә нинди йолдызларны белүләре белән кызыксындым. Китапханәдә булган төрле мәгьлүматләр белән таныштырдым. Беренче космонавт Юрий Гагарин турында сөйләдем. Соңыннан Ю.Нагибинның ”Рассазы о Гагарине” исемле китабын кычкырып укып, фикерләштек.