Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

“Бәлешнең була төрлесе... ”

 

  “Бәлешнең була төрлесе...” исемле бәйрәм кичәсенә “Маяк” газетасының журналисты, шагыйрә Резеда Шәрипова, шулай ук “Маяк” газетасының хезмәткәре Саниева Таңсылу һәм Тархан авылында гомер кичерүче җирле шагыйрә Гафифә Гаффарова килделәр. Авыл халкына Резеда Шәрипованың иҗаты белән таныштырдык. Гафифә апа үзенең яңа язмалары белән безне сөендерде. Җәлил бистәсеннән гармунчы Илүзә Камалетдинова һәм Мәсгут авылыннан аталы- уллы Илгизәр белән Илсур Зиннуровлар килгән иделәр. Бәйрәм чарасы уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Иң соңыннан тәмле бәлешләр белән сыйландылар.