“Ничек тизрәк үсәсе” (Хәкимҗан Халиков)
Мәктәп укучыларын Хәкимҗан Халиковның иҗаты һәм китапханәдә булган китаплары белән таныштырдым. Бүген укучылар белән “ Ничек тизрәк үсәсе” исемле китабына тукталдык. Балалар белән “ Вакыты тар”, “Күркә”, “Ярканат” һәм “ Ничек тизрәк үсәсе” исемле шигырьләрен рольләргә бүлеп укыдык. Соңыннан тел шомарткычларны бергәләп укыдык. Х.Халиковка багышланган презентация карадык.