“Аю сатам, кем ала” (И.Юзеев)
Мәктәп укучыларын И.Юзеевның иҗаты белән таныштырдым. “Аю сатам, кем ала” исемле китабына кычкырып уку оештырдым. Бигрәк тә балаларга “ Самат белән Саескан”, “Гөлшат гөмбәгә барган”, ”Конфет нигә качкан?” исемле, көлкеле шигырьләре бик ошады. Иң соңыннан “Туп йоткан бегемот” шигырен анализладык. И.Юзеевның :
“Бала чакта шаяр һәм көл,
Авыр уйлар уйлама.
Әмма шуны яхшы бел:
Уйламыйча уйнама...” дигән шигьри юлларында нәрсә әйтергә теләвенә нәтиҗә ясадык.