Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

“Ул вакытта мин батырлык турында уйламадым...”

Кәкре- Елга урта мәктәбе коллективы, авыл китапханәчесе Нуриева З. белән берлектә “ Мин ул вакытта батырлык турында уйламадым...” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрдем. Балаларны Илбәк авылының йөзек кашы булган, Советлар Союзы Герое Әкрам Искәндәр улы Вәлиевнең тормышы белән таныштырдым. Әлбәттә Илбәк авылына багышланган презентациядә күрсәттем. Минем чыгышымннан соң, Кәкре Елга китапханәчесе Нуриева З. үзенең авылыннан чыккан атаклы кешеләре белән таныштырды. Иң соңыннан, бүгенге көндә Украинага киткән егетләребезне искә алып, аларга исән- имин туган җирләренә әйләнеп кайтуларын теләдек.