Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

“12 ноябрь - песнәкләр көне”

Укучы балалар белән 12 ноябрь -песнәкләр көнен билгеләп үттек. Песнәк – ул безнең илдә танылган кошларның берсе. Песнәкләр салкыннар башлангач, кешеләр яши торган җирләргә киләләр. Элеккеге вакытта борыңгы кешеләр песнәк өйгә бәхет китерә дип, аларга ашарга уңайлы булсын ризык савытлары ясаганнар һәм туңмасыннар өчен, агач ботагына сало да элеп куя торган булганнар. Шушы хакта балалар белән сөйләшү үткәрелде. Киләсе атнага песнәкләр өчен кормушкалар ясап алып килергә дип сөйләштек.