Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

“Челтерәсен чишмәбез”

5 октябрь көнне авыл уртасында урнашкан “Бөхәммәт чишмәсенә" багышлап бәйрәм чарасы үткәрелде. 1 ел чамасы тау башыннан агып төшә торган чишмәбез әкрен генә агып, аннары бөтенләй туктаган иде. Авылдашлар белән берлектә өмәләр оештырып, чишмә суы килә торган торбаларны җир астыннан казып чыгарып, аның урынына яңа торбалар сузып, чишмә суын агызып җибәрдек. Шул уңайдан авыл башлыгы Әсәдуллина Л.Р. кызы үзенең исеменнән рәхмәт хатлары тапшырып, җырлап- биеп күңел ачулар белән, яңа гына килен булып төшкән  чакларын искә төшереп, апалар көянтә белән ничек су ташуларын сөйләп- күрсәттеләр. Бәйрәм кичәсе мул табыннар артында дәвам итте.