Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

Касыйм Тәхау “ Өч әкият”

Укучы балалар белән Касыйм Тәхауның “ Өч әкият” исемле китабын укыдык. Әкиятнең кайбер өзекләрен рольләргә бүлеп укыдык. Укып чыкканнан соң, яхшымы яисә яман героймы, образларны тикшердек. Үзебезгә ошаган матур сыйфатлар турында да сүз алып бардык. Китапханәдә ул китап икәү, шуңа күрә ике укучы бала китапны укырга алдылар. Соңыннан шул образларга карата рәсем ясап алып килергә сөйләштек.