Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

“Ял итү урыны ”

16 сентябрь көнне сәг.14.00 авыл уртасында ял итү урыны ачылды.” Көзге уныш”дип исемләнгән яшелчәләрдән торган бик матур күргәзмәләрдә ясалган иде. Бәйрәмдә  Азнакай муниципаль районы  советы аппарат  җитәкчесе Халиуллин А.Ф. та катнашты. Азнакайдан  җырчылар К.Галимов , З.Хасаншина ,гармунчы Сәгадатуллина  Сәрия апа һәм авылыбызның үзешчән артистларның җыр – биюләре белән үрелеп барды. Шушы ял итү урыны киләчәктә шау- гөр килеп торсын ниятеннән ,татар халкының бик матур “Йөзек салыш” уенын уйнаттым. Бәйрәмдә катнашучы һәрбер кеше рәхәтләнеп уйнадылар. Бәйрәмебезгә авылдашлар да , килгән кунаклар да бик актив катнашып, иң изге теләкләрен җиткерделәр.