“14 май- күчмә кошлар көне”
Укучы балалар белән күчмә кошлар турында сүз алып барылды. Үзебезнең күзәтүләрдән чыгып, быел Илбәк елгасына торна, челән, кыргый казлар һәм кыргый үрдәкләр кайтты. Елга буен 3 тапкыр урап чыктылар, (Аларның исәнләшүе булгандыр), камышлык арасына кереп качтылар. Бер аккош кайтты, ләкин урады, урады да очып китте. 2 ел элек аның берсен атканнар иде.( Эзләп кайтуы булгандырмы, анысын белмим).Сыерчыклар турында сүз алып барылды. Кемгә күпме сыерчык килгән. Аларны кыерсытмаска, аларның табигатькә күпме ярдәме турында сөйләштек.