Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

“Күңелләрдә яши Тукай моңы”

Укучы балалар һәм башлангыч сыйныф укытучылары  Рәмзия Ибраһимовна, Ландыш Кадыровна белән берлектә “Күңелләрдә яши Тукай моңы “ исемле әдәби сәгать үткәрдек. Бу кичәгә балалар бакчасында йөрүче сабыйлар да керде. Иң беренче итеп Г.Тукай турында кыскача гына сөйләгәч, бергәләп презентация карадык.  Аннары укучы балалар ятлаган шигырьләрен сөйләделәр. Иң соңыннан Рәмзия Ибраһимовна викторина үткәрде.