Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

“Укылмаган китаплар иленә сәяхәт”

Илбәк авылының башлангыч мәктәбендә укучы балаларның формулярларыннан нинди китаплар укылмаганын карап, шул китапларны җыйдым.  Башта укучыларны шул китаплар белән таныштырдым. Билгеләп куелган  хикәяләрдән өзекләр, шигырьләр, табышмаклар укыдым. Һәрбер язучы турында кыскача мәгьлүмат бирдем. Шушы китапларны алып укысыннар өчен төрле алымнар кулландым: берничә хикәянең яки шигырьнең кызыграк өзеген укып кызыксындырдым. Табышмакларны да (бөтен юлын да укымыйм, ә балаларның үзләренә тәкьдим итәм, нәрсә турында сүз бара) үзләре уйлап таба. Бик кызык килеп чыга. Хәтта үзләре дә табышмак уйлап чыгаралар. Бигрәк тә балаларга Р.Сәлах “Чәчәк яраткан песи”, Г.Морат “ Тизрәк үсәсе килә”, Ш.Җиһангирова “ Өлгер ай”, Р.Сәләхиев “Мин болай тырыш малай”, А.Дорофеев “ Лесные сказки”, Л.Әмирханова “ Үстерә торган китап”, “Маруся в школе” дигән китаплар бик хуш килде. Соңыннан китапларны укырга алдылар. Икенче очрашуда шушы укылган китаплар буенча  әңгәмә оештырачакбыз.