Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

Г.Ибраһимов “Алмачуар”

Укучы балалар белән , озын тәнәфестә Г.Ибраһимовның “ Алмачуар” хикәясен укыдык. Закирга һәм колын Алмачуарга анализ бирдек. Закир  − кичерешләргә бай малай. Әти-әнисенең төпчек малае. Шуңа күрә ул бераз иркәрәк. Әти-әнисе аның һәр теләген үтәргә әзер булып торалар. Малай да аларны ярата. Закир тормышында зур вакыйга була. Башкорт Әлемгол бүләк иткән бурлы бия колынлый. Малай аңа Алмачуар дип исем куша. Алмачуар малайның бөтен тормышын биләп ала.  Колын төсе белән дә хәйран калдыра − күгелҗем ак чәчәк төсе кебегрәк ялтырап тора. Күз тимәсен өчен дога укып, кызыл тасмалы кыңгырауны колынның муенына тагып куйгач, Сафа бабай колынның асыл сөякле агаларына охшавын, төсе алмачуарга әйләнеп, чабышкы булачагын әйтә. Авыл халкы да колынга битараф түгел, аның һәр көн, һәр сәгать тулышып, «сылу, асыл сөяк» булып үсүенә куана, Закирның яшьтәшләре аңа кызыгып карый. Закир нык ярата һәм тәрбияли атны. Әкренләп Сабантуйга әзерли. Сабан туенда Алмачуар беренче килә.Бу − Алмачуарның беренче һәм соңгы чабышы була, ул үлә. Шушы вакыйга Закирга бик авыр тәэсир итә. Атның ни өчен үлгәнен анализладык. Хикәядә күренгәнчә , Закир күбрәк үзен ярата.  Ярыш вакытында ул атын җан көченә кыйный. Үлеп яраткан атны шулай кыйнамыйлар.Чабыштан кайтып кызган атны туктатырга ярамый, йөртергә кирәк, ә Закир аны эшләми. Ә дөньядан ямь таба алмау – кеше хәсрәтенең иң зурысы.