Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

“Ике әни һәм бер математика”

Укучы балалар белән ике көн озын тәнәфес вакытында Л.Гыймадиеваның “ Ике әни һәм бер математика” исемле китабын укыдык.   Бүген мин шушы китап белән укучы балаларга әдәби сәгатъ  үткәрдем.  Иң беренче итеп  балалар белән китапта нинди хикәяләр барлыгын искә төшердек. Аннары соң , әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр.  Бигрәктә балаларга “ Дуслык”,  “Кызыл алмалар” “Ике әни” хикәяләре бик ошады.  “Чуфут- кале малайлары” исемле китапны соңрак укыячагыбызны әйтеп куйдым.