Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

“Сау бул Әлифба”

Илбәк авылы башлангыч мәктәбендә 1 сыйныфларның Әлифба китабы белән саубуллашу кичәсе узды.  Башлангыч сыйныфта ике укучы бар. Калган сыйныф укучылары бәйрәм чарасында ярдәм иттеләр. Клуб мөдире белән  берлектә төрле сораулар һәм табышмаклар әзерләп,  Убырлы һәм Шүрәле булып киенеп кереп,  балалар белән уеннар үткәрдек.  Соңыннан балаларга призлар биреп, бәйрәмнәре белән котладык.