Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

“Китапханә- белем йорты”

Мәктәп укучыларына “Китапханә – белем йорты” дип исемләнгән аңлатма сәгате үткәрелде. 27 май- китапханәчеләр көне икәне аңлатылды. Беренче  тапкыр китапханәгә килгән  кешегә формуляр ачылачагын, укучының нинди темага багышланган китап укуы белән кызыксыну, китаплар киштәсе, шкафларда тезелеп куелган күргәзмәләр турында әңгәмә оештырылды. Шулай ук балаларга  картотека һәм каталогларның ни өчен кирәклеге аңлатылды. Соңыннан үзләре теләгән китапларын алдылар.