Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

#ГаиләТарихындаГасырларКайтавазы

Әни! Шушы исемне әйтү белән, кеше күңеленә никадәрле җылы хисләр килә, нинди нурлы яктылык сирпелә. Бала чактан ук, әле әниебезнең муенына сарылып үскәндә үк, без бу исемне чиксез ярату. гамъсез шатлык, ләззәтле куаныч белән әйтәбез. Инде еллар үтеп үзебез дә олыгаеп килгәндә, бу кадерле исем сагынуга, моң һәм сагышка төрелә. Бу олы исем безне гомеребез буена озата килә һәм, мөгаен, инде соңгы сулышыбызны алып ятканда да, безнең сүнеп барган рухыбызга әни дигән мөкатдәс зат үзенең соңгы хәер- фатихасын белән ниндидер бер җиңеллек бирәдер.