Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

#ГабдуллаТукай

  “Чулпан” балалар бакчасында  “Тукай абый- балаларның иң якын дусты” исемле әдәби сәгатъ үткәрелде. Балалар  Г.Тукайның иҗаты  ягъни китапханәдә  булган  китаплар белән  таныштылар. “Кәҗә белән сарык”, “Гали белән кәҗә”, “Бала белән күбәләк” шигырьләренә импровизация ясалды. Яттан белгән шигырьләре  сөйләтелде. Әдәби сәгатъ “Туган тел” җыры белән тәмамланды.