Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

“Герой пионерлар”.

  Илбәк авылы китапханәчесе балалар белән “Герой пионерлар” дип исемләнгән чара үткәрде.  Иң беренче итеп, сугыш турында язылган китаплардан күргәзмә ясады. Аннары балаларга шул китапларны күрсәтеп, кыскача гына эчтәлеген сөйләп, аңлатү эше алып барды. Аннары герой пионерлар турында сөйләштеләр. Шушы 10- 12 яшьлек балалар фашистлардан курыкмыйча  партизаннарга ярдәм итүләрен сөйләде. Алар листовкалар таратканнар. Фашистлар янында төрле эшләр эшләгәндә яисә урманда  гөмбә җыйган кебек күренеп, фашистларның ничә солдат, ничә пулемет, күпме пушка, ничә танк икәнлеген санап йөргәннәр. Мәсәлән ,кәрзиндә чыбыклар- ничә солдат икәнен, шишкалар- пушка, ә инде зуррак ташлар- танкларның санын күрсәтткән. Аннары А.Печерскаяның “Дети герои Великой Отечественной войны” исемле китабыннан Зина Портнова, Лара Михеенко, Таня Морозова, Леня Голиков, Марат Казей һәм Валя Котикларның батырлыклары турында кычкырып укыдылар. Иң соңыннан сорау бирде: “Ә сез, балалар, шундый батырлыклар эшли алыр идегезме?. -Юк, диеп җавап бирделәр.