« Яз билгеләре»
9 март көнне китапханәдә укучы балалар белән « Яз билгеләре» дип исемләнгән шигьрият сәгате үткәрелде. Балалар Мөҗәһит « Карга бураны»,З.Александрова «Весной», А.Блок «Ворона», Н.Каштан « От января до декабря» һәм «Времена года» исемле китаптан «Ласточка» шигырьләрен укыдылар. Соңыннан укытучы Дҗуманова Л.К. балаларның укуына нәтиҗә ясады.