Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

“ Җырларым сез шытып йөрәгемдә...”

Укучы балалар белән М.Җәлилне искә төшереп, китапханәдә булган китаплары белән танышып чыктык. Укучылар үзләре дә бик яхшы беләләр М.Җәлилнең иҗатын. Кызыл ромашка шигырен Авдулвалиева яттан сөйләде. “Сандугач һәм чишмә” балладасын да беләләр. Шуңа күрә мин аларга М.Җәлилнең тормышына, иҗатына багышланган викторина әзерләдем. Викторина барышында, кем күбрәк җавап бирә, шуңа йолдызчык тапшырылды. Һәм ,ниһаять җиңүче-   Тухватуллин Малик булды. Аның барлыгы 9 йолдызчык булды.