Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

Гомәр Бәшир улы Бәшировның тууына 120 ел.

 7 гыйнвар Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшир улы Бәшировның тууына - 120 ел.1901 нче елның 7 гыйнваренда Казан губернасы Арча волосте Яңасала авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 яшендэ остабикәгә, аннан авыл мәдрәсәсенә укырга бирәләр.13 яшендә чит авылда кием тегеп йөрүче абзыйга өйрәнчек итеп бирәләр, ялланып эшләүнең ачысын- төчесен ул шунда татый.Үзлегеннән укый,аң- белем үсә, тормышка карашлары ныгый.
19 яшендә ул Крта Бирәзә авылында беренче баскыч мәктәп укытучысы итеп билгеләнә. 20 яшендә Кызыл армия сафлдарына алына, Гражданнар сугышында катнаша. 1932 елдан соңгы көннәренә кадәр (1999ел) иҗат дөньясында.