Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

#жизньвсегдапрекрасна

Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйрев 1938 елның 15 февралендә Татарстанның Октябрь районы (1997 елдан Нурлат районы) Әхмәт авылында колхозчы гаиләсендә туа.Гакыйль Сәгыйревнең беренче шигырьләре 1960 елда район үзәге — Нурлат шәһәрендә нәшер ителә торган «Дуслык» газетасында дөнья күрә. Озакламый Казандагы газета-журналларда да исеме күренә башлый, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында яшь шагыйрь турында зур язма басыла, журналист Луиза Хәйруллина Лениногорск телевидениесеннән аңа багышланган зур тапшыру оештыра, шагыйрьнең бер бәйләм шигырьләре «Беренче карлыгачлар» дигән күмәк җыентыкка (1968) урнаштырыла, ә 1970 елда Татарстан китап нәшриятында «Тормыш җиле» исеме белән беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга. «Айбагарлар» дип исемләнгән икенче китабы исә 1983 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиягә лаек була. 1994 елда Татарстан китап нәшрияты әдипнең сайланма әсәрләр төсендә төзелгән зур гына тупланмасын («Кабатланмас моң») укучыларга тәкъдим итә. Рәсем сәнгатендәге уңышлары өчен Г.Сәгыйрев 1999 елда Халыкара «Филантроп» оешмасы бүләгенә лаек була. Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм күрсәтү оешмасы игълан иткән бәйгедә (анда дөньяның 62 төбәгеннән бер мең инвалид катнаша) Г.Сәгыйрев график рәсемнәре белән җиңү яулый. Ул шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исха-кый исемендәге әдәби бүләк иясе дә (2001).
Ул 2009 елның 29 июлендә Ульяновск өлкәсе Димитровград (Мәләкәс) шәһәрендә вафат була.
Г.Сәгыйрев — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
.