Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

#Җәлил-безнең йөрәкләрдә.

 М.Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур,гуманистик тойгылар уята,аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны,"дәүләткә каршы җимерү эше" алып баруда гаепләп,үлем җәзасына хөкәм итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә. 1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде,ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты-бөтен дөньяга мәшһүр "Моабит дәфтәрләре" Ленин премиясенә лаек булды.