Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

#МәшһүрТатарГалимнәре-Фарсель Зыятдинов.

 Актаныш районының Качкын авылында туып үскән,күрше Пучы авылында элекке Фарсель Зыятдинов бакча җир эшен яраткан,татар радиосын тыңлаган,телевидениесен караган һәр кешегә яхшы таныш. Ул икътисад фәннәре докторы,профессор,язучы,Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре,ТРның атказанган фән эшлеклесе.Бүген дә авыл кешесенең төп киңәшчесе ул. Һәр якшәмбе көнне галим-агроном буларак,радио тыңлаучы бакчачыларга үзенең файдалы киңәшләрен биреп,чыгыш ясый. Ә дүшәмбе көнне бик күпләр үзләрен борчыган сораулар белән Фарсель абыйга зәңгәр экраннар аша мөрәҗәгать итә. Бик күп бүләкләргә,исемнәргә ия. Ул бүгенге көндә Казан финанс-икътисад академиясенең җитештерү икътисади кафедрасында һәм шул ул вакытта Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында эшли. Россия гуманитар Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы,профессор,Петров академиясе академигы,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Күп санлы фәнни хезмәтләр,монографияләр авторы. Фарсель Зыятдиновның балалар һәм олылар өчен язылган шигырьләре,хикәяләре,повесте тупланган,бик күп китаплары басылып чыккан.