Ягез әле малайлар!
Илбәк авылы китапханәсендә укучылар белән «Ягез әле малайлар!» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Татар, рус һәм чит ил язучыларының әкиятләреннән, шигырьләреннән төрле сораулар , табышмаклар әзерләнде. Һәрбер дөрес җавапка 1 йолдызчык биреп барылды. Бу чарада башлангыч класс укытучысы Имамова Рәмзия Ибраһим кызы да катнашты. Балалар уенны бик ошаттылар. Күп йолдызчык җыйган балаларга кечкенә генә бүләкләр бирелде.