Нәрсә? Кайда? Кайчан?
Илбәк авылы китапханәчесе балалар белән «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» исемле аңлатма сәгате үткәрде. Төп эшчәнлек энциклопедияләргә бәйле иде. Балаларга энциклопедияләр белән ничек эшләргә, кирәкле мәгълүматларны ничек табарга өйрәтелде. Энциклопедияләр төрле юнәлештә , төрле өлкәгә кагылышлы булуын аңлатылды. Балалар китапханәдә булган «Энциклопедия для детей», «энциклопедия юных натуралистов», «Энциклопедия художников» һәм башка булган китаплар белән таныштылар. Бүген әйләнә-тирә дәресендә кояш системасын өйрәнгәннәр. Балалар энциклопедиясеннән шул темага кагылышлы мәгълүматны эзләп табып укыдылар.