"Оригами"
Лагерьның өченче көнендә китапханәдә оригами буенча мастер-класс узды. Япон теленнән кергән оригами сүзенең мәгънәсен аңлаттым; китапханә фондында булган, оригами серләренә өйрәтүче китаплар белән таныштырдым. Мастер – класста кәгазьдән бака һәм самолет ясарга өйрәндек. Эшне төгәлләгәч, җыелышып фотога төштек һәм клуб алдында самолетларны очырдык. Иң еракка очучы самолет Эльвинаныкы булды.