“Җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләре”
1 июльдә Мәдәният Йорты каршында балалар өчен ял мәйданчыгы(лагерь) оештырылды. Беренче көнне балалар белән танышканнан соң, Мәдәният Йорты директоры Султанов И. лагерь тәртибе, китапханәче Латифуллина Н.Ш. җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләре (җәйге кием, су эчү режимы, табигатьтә үз-үзеңне тоту) белән таныштырдылар.