Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

“Без Тукайлы халык”.

Югары Стәрле башлангыч мәктәбе белән “Без – Тукайлы халык” исемле әдәби – музыкаль кичәсен уздырдык. Кунакка Сарлы урта мәктәбе укучыларын чакырдык. Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдым, укучыларга викторина сораулары тәкъдим иттем. Кичәнең икенче өлешендә Г.Тукайның “Гали белән Кәҗә”, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән Күбәләк”, И.Зәйниевнең “Кәҗә, Сарык һәм башкалар” әсәрләре сәхнәләштерелде.