Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

#БезТукайлыхалык

Габдулла Тукай- татар халкының бөек шагыйре. Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен яшь чакта әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез укып үскән, хәзер аларны без өйрәнәбез. Тукай әсәрләре белем алырга, кечкенәдән эшкә өйрәнергә, хезмәтне яратырга өнди. "Без - Тукайлы халык" әдәби-музыкаль кичәсен Югары Стәрле башлангыч мәктәбе белән берлектә оештырдык. Кунаклар - Сарлы урта мәктәбе укучылары. Кичәдә балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат тупладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичәнең икенче өлешендә Г.Тукайның "Гали белән Кәҗә", "Бала белән Күбәләк", "Кызыклы шәкерт", И.Зәйниевнең "Кәҗә, Сарык һәм башкалар" әсәрләре сәхнәләштерелде.