Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

“Сугыш кына булмасын”

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Ләкин 1418 көн буена дәвам иткән коточкыч вакыйгаларны һич онытырлык түгел. Ни кызганыч, авылыбызның соңгы ветеранын да 2020 елда соңга юлга озаттык. Югары һәм Түбән Стәрле авылларында унике тыл ветераны гомер кичерә, инде алар да тугызынчы дистәләрен ваклады. Бүгенге кичәгә зур хөрмәт белән сугыш чоры балаларын чакырдык. Алар сугыш урлаган балачаклары, ачлыктан, суыктан интегеп, көнне төнгә ялгап басуда, фермада, ындыр табагында эшләүләре, ягылмаган мәктәптә укулары   турында бик ачынып сөйләделәр. Сугыш чоры балаларының күбесе “әти” сүзен әйтүдән мәхрүм булганнар. Кичәдә Кадыйр Сибгатуллинның “Тол хатыннар”, Разил Вәлиевның “Сугыш икмәге”,  Гүзәл Галләмованың “Әтиемә хат”, Риф Мифтаховның “Әти хатлары” шигырьләре яңгырады.