"Ватанны саклау-изге бурыч".
Ватан сакчылары көне-изге бәйрәм. Туган илне саклап калган ветераннарга,локаль сугышларда катнашканнарга,әфганчыларга,төрле елларда хәрби бурычларын намус белән үтәгән ир-атларга рәхмәт сүзләрен җиткәрәбез,тынычлык сагында торучы егетләребезгә изге теләкләребезне юллыйбыз. Улларын патриотик рухта тәрбияләгән ата-аналарны хөрмәтләп,Югары Стәрле китапханәсендә солдат әти-әниләре белән очрашу кичәсе узды.