Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

#ТуганТелКөне

21 февраль-Халыкара туган тел көне уңаеннан Югары Стәрле китапханәсендә "Тел-халыкның иң зур байлыгы һәм кадерле рухи хәзинәсе" исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә Н.Нәҗми,Ш.Маннур,Х.Туфан,Р.Миңнуллин, Р.Фәйзуллин һәм Зөлфәт шигырьләре яңгырады. "2021-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге" елына багышланган күргәзмәгә күзәтү ясап,туган телгә сак караш мөһим булуына басым ясалды. Тел турында мәкальләрне искә төшердек. Татарстанда һәм Азнакай районында яшәүче милләтләр төрлелеге турында сөйләштек. Кичәне "Дуслык җыры" һәм "Туган тел" җыры белән тәмамладык.