Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

#МусаҖәлил

Югары Стәрле китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 115нче ел уңаеннан әдәби кичә узды. Чарага өлкәннәр,”Чулпан” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч класс укучылары чакырылды. Китапханәче Латифуллина Н. Муса Җәлилнең тормыш юлы, әсирлектәге иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар шагыйрьнең «Себерке әкиятен” сәхнәләштерделәр, “Гөлләрем”, “Сәгать» шигырьләрен яттан сөйләделәр. Өлкәннәр башкаруында “Кичер, илем”, “Таш капчык” әсәрләре яңгырады. Кичә барышында Муса Җәлил, аның гаиләсе фотолары,видеорепортаж күрсәтелде.