Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

#Увойнынеженскоелицо

Фронтовик, тыл ветераны Галиуллина Таһира Вәлиәхмәт кызы
Аны тирә-якта доктор диеп йөрткәннәр. Күрше авыллардан, хәтта Башкортостан районнарыннан савыгырга өмет итеп авырулар килә торган була. Үзеннән күпкә өлкән авылдашларына кадәр Таһира апага хөрмәтләп “Апа” дип дәшкәннәр.
Сугыш һәм тыл ветераны Галиуллина Таһира Вәлиәхмәт кызы 1921 елның 20 июлендә Саба районы Туктар авылында туа. Язгы ташу вакытында әтисе ат белән елга аша чыкканда суга бата һәм озак та тормый дөнья куя. Ике яшьлек Таһира ярты ятимә булып кала. Сабада 7 класс белеме алганнан соң, авылында учетчица эшен башкара. Кызның тырыш хезмәтен күреп, 5 м ситса белән бүләклиләр. Әнкәләре өч кызына да килешле күлмәкләр тегеп кидертә. Әтисез калган йортта бар эш-мәшәкать хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Кызыкай әнисенә йорт эшләрендә булыша, төсле җепләр куша-куша чабатасын да үрә. 1938 елның көзендә Таһира апа фельдшер-акушерлар әзерләүче Казан медицина техникумына укырга керә. Уку бик җиңел бирелә аңа. “Безне профессорлар гына укытты”, - дип горурланып сөйли торган була ул. Соңгы имтихан 1941 елның 21 июнендә була, ә икенче көнне сугыш башлана. Юллама нигезендә Тымытык районы Сукаеш авылына фельдшер –акушер итеп билгеләнә. Участокка биш авыл керә, бала тудыру урыны да була. Таһира апаны исәпкә куеп, хәрби билет бирәләр. Комиссия фронтка яраксыз – йөрәк авыруың бар дигән нәтиҗә ясый. Алты тапкыр чакыралар, соңгы баруында тылга булса да җибәрүләрен үтенә. Таһира апа Казан шәһәрендә 1669нчы номерлы күчмә “Военно- челюстной госпиталь”дә эшли башлый. Сугышның икенче елы... Госпитальләр авыр яралылар белән тулы. “Көннәрнең берсендә палатага яшь, чибәр генә бер егетнең яралы аягын бәйләргә кердем. Ярасы бик тирән, сөяккә чак кына тими калган, гангрена башлану стадиясендә булгандыр. Бу яралы аякны тагы бер елдан дәваларга насыйп булды”, - дип сөйли Таһира апа. Ике-өч айдан госпитальне Чистайга күчерәләр. Шәһәрдәге барлык мәктәпләр, учреждениеләр госпиталь итеп үзгәртелгән. Транспорт җитмәгәнлектән яралыларны Сталинградтан Идел елгасы буйлап пароходлар һәм баржалар белән ташу Таһира апа эшләгән госпитальгә йөкләнә. Авыр хәлдәге сугышчыларга пароходта ук операция ясыйлар. Күп кан югалткан яралыларга ашыгыч рәвештә канны медиклар үзләре үк бирәләр.Таһира апаның каны беренче группа булганлыктан, өч-дүрт ай эчендә җиде тапкыр кан бирергә туры килә аңа. 1943 елны Чистай госпитален алгы сызыкка күчерергә дигән приказ алына. Йөрәге сәламәт булмау сәбәпле, Таһира апа комиссиядән узмый. Урындагы военкомат билгеләмәсе белән элек эшләгән Сукаеш авылына кайта. Бервакыт медпунктка таякка таянып хәрби киемнән берәү килеп керә – аягын бәйләтергә килгән. Кайдадыр күргән кебек тоела, егет тә кызга карап тора. Исләре китә Таһира апаның: аның алдында Казан госпиталендә дәваланган Галимҗан исемле егет басып тора!
Егет белән кыз тиздән кавышып Сарлы авылында яши башлыйлар. Таһира апа көнне төнгә ялгап халыкка ярдәм күрсәтә, сөеклесе Галимҗан абый мәктәптә укыта.1945 ел. Алар яшәгән йорт каршында зур тополь агачы үсә, ботаклары тәрәзәгә тигән. Таһира апа тәрәзә каршында балык кыздырып торганда, агачны суккан яшен аңа да тия. Галимҗан абый аңсыз хатынын күтәреп урамга чыга да балчык белән күмә. Хатынының гомерен саклап кала бит Галимҗан абый! Яшь гаилә Үзбәкстан якларында берничә ел яшәгәннән соң, Галимҗан абыйның туган авылы Югары Стәрлегә кайтып төпләнә. Дүрт кыз һәм бер улга гомер һәм яхшы тәрбия биреп, авылда һәръяктан үрнәк гаилә булып яшиләр.Ватан сугышы елларында күпме сугышчының гомерен саклап калган, авылдашларының сәламәтлеге сагында фидакарь хезмәт куйган Таһира апа Галиуллина бик күп Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнә. Ул СССРның II, III дәрәҗәдәге почетлы доноры, хезмәт ветераны, Югары Стәрле авыл советы депутаты, хатын-кызлар советы рәисе була. Аннан да бигрәк, Таһира апа авыру – сырхауларга яшәү өметен уятучы ак халатлы фәрештә булып халык хәтерендә саклана.