Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

#МәшһүрТатарГалимнәре-Хәлил Сәлимов.

 Хәлил Хәлим улы Салимов-тел галиме,филология фәннәре докторы(1999),профессор(1999),Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 1971-1980 елларда Казан дәүләт университетында,1981 елдан Алабуга дәүләт педагогия институтының татар филологиясе кафедрасында эшли. Хезмәтләре татар теленең фонетикасы һәм лексикографиясенә карый. Институтта озак еллар "Сәнгатьле уку нигезләре" курсын алып бара,нәфис сүз остасы буларак,ул Бөтенсоюз,Бөтенроссия,Республика конкурс-смотрларында катнашып,лауреат,дипломант исемнәренә лаек була. Мәдәният өлкәсендәге хезмәтләре өчен,Татарстан Югары Советы Президиумы указы белән,аңа "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре"дигән мактаулы исем бирелә.2006 елда вафат.