Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

#ЗәкиНури100

Матурлык һәм батырлык җырчысы, бик күп юморлы - сатирик шигырьләр иҗат итүче, фронтовик, татар шагыйре ЗӘКИ НУРИНЫҢ тууына 100ел. Бик кырыс тарих дәресе булган Бөек Ватан сугышы күп төрле формаларда халыклар хәтерендә саклана. Бу вакыйганы татар әдәбияты язучылары да үз җилкәләрендә татып, әсәрләрендә чагылдырганнар. Зәки Нури да бу тарихи вакыйганы үз җилкәсендә татып, әсәрләрендә чагылдырган каһарман язучыбыз. Ул каләме белән дә , коралы белән дә дошманны җиңүгә зур өлеш керткән. Бу фикерне «Дан юлы» (1949) поэмасы , «Үлгәннәр дә үч алды» (1962) җыентыгына кертелгән сигезләп хикәясе дәлилли. “Зәки ага Нури... олуг шәхесләрнең берсе иде. ...Әдәбиятта иң актив эшләүчеләрнең берсе иде өлкән каләмдәшебез... Матурлык һәм батырлык җырчысы, яктылык һәм яхшылык илчесе булып гомер бакый күңелләрдә балкып яшәр ак күңелле намуслы бу фронтовик шагыйрь”.
(Ш.Мостафин)