"ӘНКӘЙЛӘРНЕҢ БИШЕК ҖЫРЛАРЫ"
Туган телебезгә, мәдәни мирасыбызга иксез - чиксез дөнья киңлегенә алып керә торган рухи чыганакларның берсе - бишек җырлары. Баланы бишектә чакта ук җырлап юаталар, сабый чактан ук милли көйләребезне нәниләрнең күңелләренә сеңдерәләр.