Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

"КЫЙБЛАСЫ - БАЛАЧАК ИЛЕ"-РАФИС КОРБАНГА 65 яшь тулды.

КЫЙБЛАСЫ - БАЛАЧАК ИЛЕ" Гыйнвар аенда язучы, балалар шагыйре РАФИС КОРБАНГА 65 яшь тулды.
Рафис Корбанның әдәби иҗаты турыңда каләмдәшләре:
Рафис — иҗатының табигате белән балалар язучысы. Ихлас һәм мавыктыргыч әсәрләрендә баланың кызыксынып дөнья тануын үтемле итеп күрсәтә белә ул.
Шәүкәт Галиев, Татарстанның халык шагыйре. 1988
Беренче шигыре белән үк гомернең дистәләрчә елларын артка чигереп, сабый чагыма алып китте бу китап («Буран кайда йоклый?»). Башка беркем дә түгел, биш-алты яшьлек бала мин хәзер. Менә урман-кырларда йөрим, су буйларына төшәм, үсемлекләрне, кош һәм җәнлекләрне күзәтәм. Күңелле дә, серле дә икән ул җирдә яшәү...
...Укылган китапны алдыма, өстәлгә салып уйланып утырам. Шушы бөтен игелекләрнең, кызыкларның, сабыйлар өчен бай гыйлемнең, туган як табигате серләренең дәфтәрдәй юка китапка сыеп бетүенә ышанасы килми. Кабат актарып карыйм... Зиһенгә «игелекләр дәфтәре, мәрхәмәтлек китабы» дигән фикер иңүен сизәм.
Фәнзаман Баттал, язучы-сатирик

Сукмакны бит кайчандыр
Кешеләр салып үткән.
Димәк, сукмак салырга
Безгә дә чират җиткән, —
ди адашкан балалар. Шигырь шулай тәмамлана. Әйе, һәркем үз сукмагын салырга тиеш. Инде шигырьгә салынган мәгънәне шагыйрьнең үзенә борып әйтсәк, болай дияргә туры килә: Рафис та кайчандыр өлкән абыйлары үткән сукмактан киткән иде. Актив рәвештә иҗат итү, балалар дөньясын сабыр рәвештә өйрәнү үзенең уңай нәтиҗәсен бирде. Хәзер инде ул язган шигырьләрне, авторын әйтмәсәләр дә, башкаларныкы белән бутап булмый. Бу — шагыйрьнең отышы.
Хәйдәр, язучы. 1988

Ул (Р.Корбан) балалар дөньясын яхшы төшенә, нәниләр күңелен аңлый, алар өчен яза белә. Язганнары — традицион, мөгезләр чыгармый. Б. Рәхмәт, Ә. Фәйзи, Ш. Галиев кебек олы шагыйрьләрнең матур традицияләрен лаеклы рәвештә дәвам итә. Ә традицияләрне дәвам итүнең үз авырлыклары бар. Булган традицияләрне иҗади дәвам иткәндә генә, заман таләпләренә туры китереп үстергәндә генә аклый ул үзен. Рафис шулай эшли дә: таныш ритмика, мәгълүм темалар, чордан чорга, шагыйрьдән шагыйрьгә күчкән шигъри алымнар яңача яңгырый башлый, заман төсмерләре белән балкып китә, үзенчә шигъри образлар белән тулылана. Нәтиҗәдә шагыйрьнең үз дөньясы, балалар бакчаларына аваздаш үз шигъри бакчасы үсеп чыга.
Роберт Миңнуллин, шагыйрь. 1998