Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

"Тормыш, исәнме!"

3.10.2021 - шагыйрә САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВАНЫҢ тууына 95 ел.
Бу язда да тагын, бу язда да
Шомырт чәчәкләре иснәдем.
Чәчәк алып килде кем бу дисәм,
Син икәнсең, тормыш, исәнме!
Артта торсын тормыш исәбе дә,
Артта торсын еллар исәбе.
Сахраларга чыксаң,
җырлап туймас
Җыр икәнсең, тормыш, исәнме!
Гомер озын дисәм, рас булырмы,
Сиздерми дә узды, дисәмме?
Күп тә түгел, гомер, аз да түгел,
Бер икәнсең, – тормыш, исәнме!
«Саҗидә Сөләйманова биеклеге ул ир-ат шагыйрьләр дә әйтергә курыккан чынлыкны әйтә белүдә. Саҗидә апа шигърияткә соң килде, олыгаеп, эченнән әрнеп, янып... Өлгергән, шигъри образлар белән тәмам тулышкан иде инде ул. Җиде-сигез ел эчендә, шуңарчы исеме дә билгесез шагыйрә, баш әйләндерерлек биеклеккә күтәрелде, ир-ат шагыйрьләр өйрәнерлек, Туфаннар хөрмәт итәрлек Шагыйрь булып җитеште. Әгәр Ходай аңа Анна Ахматова гомерен биргән булса, без аңа үлгәнче үк һәйкәл куярга тиеш булыр идек».
Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ
«Саҗидә Сөләйманованың әдәбиятка килеп керүе күпләр өчен көтелмәгәнрәк һәм хәтта бераз сәеррәк тә булды шикелле. Хикмәт шунда: Саҗидә укытучы да, журналист та, гаилә йөген тартып баручы ир хатыны да, балалар анасы да. Поэзия өчен яше дә яшьләрдән түгел.
Ире дә иҗат кешесе – шагыйрь».
Нил ЮЗИЕВ